Туган тел көне белән!
Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын йөрәктән Туган тел көне уңаеннан тәбрик итәбез. Быелгы бәйрәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында билгеләп үтелүе белән аеруча истәлекле. Милли шигъриятебез кояшы Габдулла Тукайның туган көненә багышлануы белән дә күтәренкелек рухы тудыра, күп гасырлы мәдәниятебезгә, күркәм традицияләребезгә ихлас хөрмәт уята. Без күпмилләтле илебездә төрле телләрнең һәм үзенчәлекле диалектларның байлыгын һәм аһәңен саклап калырга тиешбез.